Тэтимол 2015

МИЧ, диал. пич «печь» ~ башк. мейес id. < рус. печь id. Бу сүзнең чув., мар., удм. телләрендә булмавы гаҗәп. Безнеңчә, алар рус мичен үзләштермәгәннәр, иске, бор. типтагы мичләре белән яшәгәннәр (бу хакта рус язучылары, мәс., С.Т. Аксаков язып калдырган). Татарларның иске тип (туры морҗалы) мичләре чувал, супа, уша дип аталган (төрле җирдә төрлечә).

Тат. диал. бичәш (ТТДС I: 89) < рус. печище «өйдән аерым торган мич».

Дерив.: мичле, мичсез; мичче.



Предыдущая статья            Следующая статья