Тэтимол 2015

МИҢГЕРӘ-Ү, миңрә-ү, мәңгерә-ү «оглушаться; почти терять сознание, обалдеть; растеряться вконец» > чув. минĕре-, минре- ~ каз. мәңгĕре < бор. кыпч. *мэңги-рэ- (-рэ киңәйткече) ягъни *миңге-ү < мэңги- «аңгыраю» фигыленнән, к. башк. миңкә-ү ~ як. мэңий- «шашып калу», тат. (ТТДС I: 306) миңгет-ү, башк. миңгәт-ү > чув. минкет- «аптырату; азаплау», күренеп тора ки, *минге- ~ *миңгә- фигыленең йөкл. юн. К. ш. ук (ДС II: 112; БТДҺ: 232) миңдә-ү, миңнә-ү «хәлдән таю, алҗу» > чув. минтев «арыклана башлаган, йончыган», кырг. меңнә-, меңнээр-, каз. меңде- «ару, йончу, миңгерәү», алт. меңде-, (Радлов IV: 2083) мäңдä-, хак. миңде-, як. мэңдэ «ашыгу, кабалану, шашу», уйг. мәңдә- «аңсыз хәрәкәтләнү» ~ бор. монг. mengde- >> эвенк. (ССТМЯ I: 568–569) мэндэл- «шашып калу, миңгерәү» һ.б. К. ш. ук башк. миңсе-ү < минчеге-ү ← миңче-ү, миңчек-ү «йончу» (к. БТДҺ: 232). Барлык мәзкүр фигыльләрнең уртак тамыры итеп ком. маң (маң бол-) ~ тув. мең, мäң, як. меник, монг. мэнег, яз. монг. meneng «хәтерсезлек, миңгерәүлек; хәтерсез, миңгерәү» ~ кыт. бань (?) id. сүзен күрсәтергә мөмкин. К. ш. ук каз., к.-калп., төркм. мең, мәң, фар. мäң «миңгерәү хәле». Меңгерә-ү < мэңгирә- > мәңгерә- нигезе уйг. мәң, каз., к.-калп. мең, мәң «баң, гашиш» < фар. һ.б. мäң «миңгерәү: наркотик киндераш» сүзеннән дә (к. ЭСТЯ VII: 54) килеп чыга ала. К. ЭСИЯ 4: 81–82.

Морфологик җәһәттән миңгерә-ү, мәңгерәү сүзләренә бигрәк тә як. мэнэрки- «миңгерәү, тилерү, тыелгысыз кыланчыклану һәм чәбәләнү, истерикада булу (Төньяк Азия халыкларында күзәтелә торган авыру)», мэнэрик «истерикалы, бума авырулы, бума өянәге еш булучан» > рус. менерики, менерячить, меряченье (Аникин: 384–385) сүзләре охшаш. Ләкин миңгерә-ү, мәңгерә-ү фигыленең «истерика тоту» һ.б.ш. мәгънәләре юк.

Миңгерә-ү сүзе аңгыра-у, каңгыра-у, саңгыра-у һ.б.ш. кайбер сүзләр моделендә ясалган.

Дерив.: миңгерән-ү, миңгерәш-ү, миңгерәт-ү; миңгерәүле.



Предыдущая статья            Следующая статья