Тэтимол 2015

МИҢ, диал. мим, мәң (Тумашева 1992: 152; БТДҺ: 231) «родинка (тёмное или красное пятно на коже человека)», диал. «румяна» (миң сөртү «румяниться») > чув. мин, мар. мең, удм. мен < гом. кыпч., тув., алт., як. мең [мэң], алт. диал., чыгт., төркм., уйг. мәң «миң; йөз төсе», хак. миң, алт. диал. мöң «йөз, кыяфәт» ~ угыз. (кр.-тат., аз., госм.) бәң, төр. ben «миң», көрд. beng «кыяфәт; кәеф, мәел» һ.б. Тикшеренүчеләр манси. бäң «йөз, бит», коми. бан «йөз» ~ удм. бам «яңак, бит» сүзен дә төрки телләрдән дип уйлыйлар.

Төп вариант. мэң < монг. мэнгэ, бор. монг. menge (тибет теленнән дип уйланыла): Тибетта мэнгэ – «миң»нең тугыз төре аерым каралган, шулар һәм мөҗәл (к.) буенча кешенең язмышын юраганнар (к. Абаев Н., Жамбалдагаев Н. Тибетская медицина: как быть здоровым // Азия и Африка сегодня. № 8, 1989: 55–56; Жуковская Н.Л. Категории и символика традиционной культуры монголов. М., 1988: 94–95). Миң бәхет билгесе булып исәпләнгән, шуннан татар исемнәрендәге Миңле- «бәхетле». ЭСТЯ VII: 51–53.

Миң < мэң > бэң продуктив сүзьясагыч тамыр, шуннан биңзә-ү (к.), миңзә-ү «охшау», минәз, менәз (к.) «образ, кыяфәт, гадәт», себ. биңзат, биңзәт «матур» (к. Тумашева 1992: 44). К. Радлов IV: 1584, 1588, 2080, 2130; Räsänen 1969: 70, 334; Федотов I: 359.

Дерив.: миңле, миңсез.



Предыдущая статья            Следующая статья