Тэтимол 2015

МИНЗӘЛӘ – название реки в Татарстане и города на ней < иске гар. мäнзил, мäнзилä «(кәрванның) тукталыш урыны; ике ямыл арасы; почта; кичү, сукай», «ел вакыты» сүзеннән булса кирәк. Чыгт. мэнзил, төр. menzil киң кулланышлы сүз, шуннан мэнзилчи «почтмейстер», мәнзилханә «почта станциясе; мотель» һ.б.ш. сүзләр ясалган (к. Будагов II: 257). Хәз. гар. мäнзил «квартир; айның билгеле фазасы (“станциясе”)» ← нзл «төшү, килеп урнашу» тамырыннан. Минзәлә сүзенең төрки түгеллеге -нз- тезмәсеннән үк күренеп тора.

Тарихи җәһәттән Минзәләнең кайсы чорда «станция» булганлыгы ачык билгеле түгел. Мәнзелханә «сәүдәгәрләрнең тукталыш урыны» сүзе И. Гиганов сүзлегендә теркәлгән. Минзәлә Багдадтан ерак бит мәкале «башкаладан читтә һәртөрле законсызлыклар җәзасыз кала» мәгъ. (Багдад – хәлифәлекнең башкаласы булган).



Предыдущая статья            Следующая статья