Тэтимол 2015

МИНӘЗ, менәз, («Тел ярышы»: 75, 142–143) мәнәз «образ; образ жизни, привычка» ~ башк. (БТДҺ: 230) менәҙ «холык», каз. мĕнәз, минәз «кәеф; холык», уйг., үзб. (ЎХШЛ: 179, 183) минәз, мәңгиз «характер; охшашлык», уйг. мәңиз «йөз; образ» < бор. төрки (ДТС: 340–342) meŋgiz, meŋiz «йөз; кыяфәт» ~ урта төрки, чыгт. (Мухамедова 1973: 73) беңиз «йөз төсе» > төр. beniz id. (к. Биңзә-ү ) һ.б. ← мэң ~ бэң (к. Миң ) тамырыннан. ЭСТЯ VII: 54–57.

Башк. (БТДҺ: 72) бәç «көч, хәл; кадер» << *бәңиз булса кирәк, к. СС mejiz «йөз, бит» (Zajączkowski 1961: 110; анда күп кенә бүтән бор. төрки мисаллар китерелә). Хак. миис «йөз, бит».

Дерив.: минәзле «охшаш, кебек» ~ башк. менәҙле «сәер холыклы, чыгымчыл».



Предыдущая статья            Следующая статья