Тэтимол 2015

МИН «я» – башк., хак., як. мин, гом. кыпч., алт., тув. мен, уйг. мән, үзб. ман, угыз. бен, бән (алт. диал. бин) ~ чув. эпĕ ~ монг. би id., тунг.-маньч. би «мин», ләкин төрләнештә мин- (супплетив тамыр), к. ССТМЯ I: 79. Бор. төрки bän, men, min (ягъни барча бүгенге вариантлар бар).

Мин сүзе бор. *эм-эн сүзеннән: эм ашарга теләүченең үзен белдерүе (барлык телләрдә диярлек кабу-ашауны белдерүчән ам//әм, ым ымлыгы бар), -эн берлек белдерүчән морфема; угыз. бэн – икенчел. К. Без I. ЭСТЯ II: 129–130 (биз «без» тур.); ЭСТЯ VII: 47–51.

Дерив.: миндәге, минлек, минминлек, минчелек. Төрләнештә мин нигезе нык үзгәрә – төрләнеш формалары редукцияләнә: миңа, миңә < мингә, миңарга < мингарыга (-гары – бор. қары «кул; тараф» сүзеннән, шунлыктан сингармонизмга буйсынмый).



Предыдущая статья            Следующая статья