Тэтимол 2015

МИЛЕНЧӘ, милцә, мил׳ча, мил׳ынча һ.б.ш. (ЗДС: 476, 478) «мельница» < рус. Күп сөйләшләрдә очрый. Моның хикмәте бар: XVI г. башлап рус хакимияте Идел-Урал регионындагы халыкларга тегермән корырга рөхсәт итмәгән. Авыл янында тегермән булса, аның хуҗасы гадәттә урыс булган. Нәтиҗәдә тегермәнчелеккә баглы күп кенә сүзләр тат. һ.б. Идел буе халыклары телләренә рус теленнән кергән (мәс., куласа, к.) Ләкин кире тәэсир дә булган: кайбер тегермәнчелек терминнары (мәс., кавыз, к.) тат. теленнән рус сөйләшләренә кереп калган. Чаг. ш. ук диал. (ЗДС: 478) милек «тегермәнче (рус. “мельник”)». Монда милек, милекче сүзләренең тәэсире бар бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья