МИЛЕК «собственность, имущество; владение» > мар. (Исанбаев 1978: 30) мелык «усадьба» < гар. милк id. (ислам дөньясында киң таралган сүз) ← млк «ия булу», шуннан ук малик, мәлик, мәмләкәт, мөлек, мөлкәт. Диал. (ЗДС:478) милеклә-ү «куе урманлы яисә сазлыклы җирне чәчүлеккә әверелдерү» тарихи җәһәттән кызыклы. Дерив.: милекле, милексез; милекче, милекчелек. |