Тэтимол 2015

МИЛӘҮШӘ[миләwшә], диал. (Арсланов 1988: 87) меләwиш «фиалка» ~ ком. мелевше, кар. мäнäвшä, төр. menekşe id. (meneviş исә терпентин агачының чәчәге вә җимеше) < фар. бäнäфшä < пәһл. vanawša id. (Paul: 53). Чаг. Гөнәфшә. Татарларда кеше исеме буларак кулланыла; әд. телдә – русчадан калькалаштырып – «фиолетовый» (төс) мәгъ. кулланылу очрый. Мәләwши < менәwши варианты гарәпчәдән килә (гар. моделендә ясалган фарсы алынмасы).



Предыдущая статья            Следующая статья