Тэтимол 2015

МИЛАДИ, миляди «христианский – от рождества Христова (о летоисчислении)» < гар. милāдū «туган көнгә бәйләнешле», милāд «туган көн» ← млд «туу, тудыру» тамырыннан (шуннан ук Мәүлүд ). Милади сүзе һиҗри гә каршы куела: һиҗри «Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә бәйле». Аннары милади ел кояш елы буенча, ә һиҗри – ай елы буенча исәпләнә.



Предыдущая статья            Следующая статья