Тэтимол 2015

МИЗГЕЛ «один из чередующихся моментов времени; определённый момент» – гом. кыпч. мезгил, башк. миҙгел, уйг. мәзгил «мизгел, мөддәт, фасыл; аралык», төркм. (ТДГДС: 126) меҙгел «аш вакыты» һ.б. барча мәгънәләрендә гар. мäнзил (> тат. мәнзил, ГТРС: 315) сүзенә тәңгәл; мөгаен, бор. төркиләр бу сүзне метатезалап үзләштергәннәрдер: мәнзил > мәңзил > мэзгил > тат. мизгел. Будагов ІI: 227.

Гар. мäнзил (нзл «чиратка, рәткә тезелү; баскычлану» тамырыннан) «ямылчылык» (озын юлда ат алмаштыру, ял алу станцияләре теземе һәм бер станция) мәгъ. булган һәм аның «почта, почта станциясе» мәгъ. дә бар. Мәнзил > мәзгил күчешенә кр.-тат. мäзги-, каз. мезге- «төзәү; төртеп күрсәтү» (< бор. төрки *мэргэ-, к. Мәргән ) сүзе йогынты ясаган булса кирәк. К. Минзәлә.

Дерив.: мизгелле, мизгелсез.



Предыдущая статья            Следующая статья