Тэтимол 2015

МИЗАН, диал. мисан «весы; месяц октябрь», диал. «паутина» < гар. мūзāн id. (Будагов II: 273); Мизан көне «Кыямәт көне» (кыямәттә адәмнәрнең гөнаһларын һәм савапларын чагыштырып үлчәү көне) – гар. йаум äл-мūзāн сүзеннән калька; гөнаһларны һәм савапларны кыямәттә үлчәү тур. күзаллаулар бор. Мисырдан ук килә һәм мизан сүзе дә бор. Мисыр теленнән.

Чаг. каз. миза, кырг. мийзам, мыйзам «мизан, көзен һавада очып йөрүчән үрмәкүч тозагы», еш кына мыйзам «низам, закон» сүзе белән бутала.



Предыдущая статья            Следующая статья