Тэтимол 2015

МИ, диал. мийә, мейә, мый (ТТДС I: 304, 310), мөйә (Тумашева 1992: 153–154) «мозг; родничок (у младенца)» – бу сүз төрки телләрнең һәрберсендә дә гадәттән тыш вариантчыл, к. чув. миме, мимикки, нимикки, виме, ниме, мине (Сергеев 1971: 88), башк. мĕй, мĕйĕ, мыйы ~ уйг. мәйә, мәңи, миңи, чыгт. миңä, миңгä, үзб. мийә, майна, мәйнә, мәйин, бор. төрки (ДТС: 340, 342) meji, meŋä, meŋi, аз., төр. beyin һ.б. Татарчасына иң якыннары каз. ми, к.-калп., ком. мий (язылышы буенча татарча да мий булырга тиеш, чөнки мийĕ – мисе түгел); нуг. мый, к.-балк. мыйы мишәрчәгә якын. К. ш. ук алт., кырг., тув. мее, мää, мээ, як. мэйи, мэйш һ.б. Алтай диалектларындагы пää, пее «ми» фин. рää, венг. fei, fö «баш» сүзен хәтерләтә, ләкин бу очраклы булса кирәк; авест. mazga «ми, мәгызь» (к. Мәгызь ) сүзен мий белән чагыштыру да тәвәккәл адым; Рясянен буенча, беренче вариант bäŋi (Räsänen 1969: 70), к. ш. ук ЭСТЯ II: 106–107.



Предыдущая статья            Следующая статья