Тэтимол 2015

МЕҢ «тысяча» < гом. кыпч., уйг., үзб., госм., чыгт. миң, нуг., каз., к.-калп. диал. мың, алт., хак., тув. муң (> себ. мŏң, к. Тумашева 1992: 153), угыз. (төр.) biŋ, bin >> чув. пин, бор. төрки bïŋ «мең», bïŋа «мең кешедән торган хәрби бүлек» (ДТС: 105) > уйг. диал. пың «мең», як. муң «йөз» ~ монг., гом. тунг. миңган, бор. төрки minŋ, miŋig «мең» маньч. миңгаха «бик күп вак төерле үлән» атамасы белән чагыштырыла (ССТМЯ I: 569), к. ш. ук монг. диал. mjaŋ, mjäŋ «мең». Мең < миң сүзенең төрле яңгырашларда таралуы аның бор. бер көчле дәүләттә-империядә еш кулланылуыннан килә. Чаг. ш. ук як. муң «чик, соң» (мең < миң «иң зур сан»?). ЭСТЯ VII: 67–69.

Дерив. – саннар өчен регуляр. Төрки халыкларда мең- ~ миң ~ мың – муң дигән кабилә-ыру атамасы бар, к. Әхмәтҗанов 2002: 104–132.



Предыдущая статья            Следующая статья