МЕДАЛЬ, сөйл. мидал «медаль» ~ башк. миҙал id. Рус һәм гом. Европа сүзе, асылда металл белән бердәй. Kluge: 610. Сөйл. телендә видал, кәҗәдә мидал дигән шаян әйтем бар (лаексыз кешене күтәрү, мактау тур., күз алдында кәҗәнең иягендәге тәлләре тотыла). |