Тэтимол 2015

МӘШКӘ I, диал. (ТТДС I: 315, БТДҺ: 231) мәшкәк, мишке, мешкәк, себ. (Тумашева 1992: 150–152) мэшкэ, мишкә, мишкәләк, мишкәйәк «гриб; гриб-трутовик» > мар., удм. мäшкä, мäшкäк ~ алт. мешке, алт. диал. пешке < тув. диал. бешкä, хак. миске «ку гөмбә; каен орысы; бөке» гадәттә мар. һ.б. мекш «агач череге» сүзе белән чагыштырыла, ләкин (үзе фин) А. Йоки (Joki 1952: 90–91) бу чагыштыруны кабатламый. Себ. мәшкә «бәти, бәрән; нарат күркәсе», йир мәшкәсе «гөмбә» (к. Тумашева, Op. cit.; Будагов II: 234) – бу сүзләр себ. мәцикә «бәрән», мәстрик, мәцрик «нарат һ.б. күркәсе» белән чагыштырылганда, сүзнең төп мәгънәсе «яңа туган бәрән» түгелме икән, дигән фикер туа, бу мәгънә исә «мәче һ.б. баласы; мәче» (к. Мәче ) белән гомоген. ЭСТЯ VII: 59–60.

Башк. (> тат. диал.) бәшмәк «мәшкә, гөмбә» мәшкәк > бәшкәк вариантыннан үзгәреп килеп чыккан.

Дерив.: мәшкәкле, мәшкәклек.



Предыдущая статья            Следующая статья