МӘШӘ, мәшәлә «возня» < иске әд. (ГТРС: 340) мәшгалә «занятость» < гар. мäшғалä id. ← шғл «эшләү, хәстәрләү» тамырыннан, шуннан ук к. мәшгуль, шөгыль. Чаг. төркм., каз. машғала, машқала «хуҗалык», төр. meşgale «эш, хезмәт» һ.б., әлбәттә, гарәпчәдән. Дерив.: диал. (ЗДС: 475) мәшәкәлә-ү «кемгәдер эш табу, кызыксындыру» (мәшәкать сүзе белән контаминация), мәшәлән-ү «маташу». Сөйләшләрдә тагын мәшмәшә «буталчык эш, ыгы-зыгы» сүзе очрый. Бу да гар. сүзе, ләкин бөтенләй үзгә бер тамырдан. |