Тэтимол 2015

МӘЧКӘҮ[мәчкәw] (ТРС 1966) «силок»; «флажкование» ~ башк. (БҺҺ II: 170, 180–181; БТДҺ: 232–242) мәскәү, мискәү «мәчкәү, тозак; балитәк, бөрмә» ~ як. мэһэй < мэсэй «тоткар, киртмә, комачау». Бу сүздән Башкортстандагы Мәскәү дигән берничә авыл һәм ыру атамасы килә.

Мәчкәү сүзенең чыгышы ачык түгел; ихтимал, мичә-ү фигыле белән тамырдаштыр. К. Мичәү.



Предыдущая статья            Следующая статья