Тэтимол 2015

МӘЧКӘЙ, диал. (себ.) мәцкәй «обжора; злой дух; алчный» ~ башк. мәскәй, мискәй, мәсĕкәй, мисекәй (к. БТДҺ: 232) id., үзб. (ЎХШЛ: 182) мечкай, каз., к.-калп., кырг. мешкей, кырг. мечкей, нуг. мешкейил (< мешкей йэл: йэл «рух, җен, пәри»), гаг. мечик «җен баласы» ~ иске тат. (Будагов I: 312) пәчик «җенләнү», пәчикләнмәк «котыру» ~ башк. (БТДҺ: 242) мәсих «өй иясе» – ауслаут монда мәсих (к.) сүзе белән буталудан. Мичен, Бичен, Бичура (к.) сүзләре белән тамырдаш. ЭСТЯ VII: 58–59.

Рус телендә «башкорт хикәяте» дип язылган стилизацион «Кузы курпяч» әсәрендә М яскяй карчык – тылсымчы изге зат булып гәүдәләндерелә, ләкин бу чын фольклор образына каршы уйдырма гына.



Предыдущая статья            Следующая статья