Тэтимол 2015

МӘСХӘРӘ, диал. (ТТДС I: 314) мәсқәрә, ш. ук (ТТДС I: 309) маскар, масхар, маскара, масхара > удм. маскар, маскара < гом. кыпч., төр. масқара, төркм. масғара «высмеивание, издёвка; посмешище» << гар. мäсх̣ара id. сх̣р тамырыннан, к. Сихер . К. ш. ук тат. диал. маскарчы, маскарцы, масхарачы ~ удм. маскарчи «комик, клоун, насмешник» (к. Алатырев 1976: 148–149). К. Маскар, Мыскыл.

Мәсхәрә сүзен Һарун әр-Рәшид заманында яшәгән (828 елда үлгән) Әбү әл-Әтәхийя дигән дәрвиш гамәлгә керткән дип язалар.

Рус. (< фр. < ит.) маскарад сүзен дә гар. мäсх̣ара, мäсх̣арат сүзеннән диләр (к. Будагов II: 230; Kluge: 602), шуннан ук рус. маска < фр. masque < ит. maschera [масхера] (фр. телендә ауслаут -р төшеп калучан).

Дерив.: мәсхәрәле, мәсхәрәсез; мәсхәрәлә-ү; мәсхәрәче.



Предыдущая статья            Следующая статья