Тэтимол 2015

МӘСТРИК, мәстерик (ЗДС: 475) диал. «шишка хвойных деревьев», «твёрдый нарост на дереве, твёрдый гриб» ~ хак. мистiрiк id., арытабан мичiр, миҷ «каты сөял, оры; кире, тыңлаусыз» < мирiр id., ш. ук «бирчәйгән», мирттiг «биртле» ← мира «бирт, яраның инде бетәшкән эзе» һ.б. К. Бирт .

Шул ук сүзләр – бирт ~ бэрт сүзенең дериватларыннан Төньяк Кавказ татарларындагы мычыгыш «ингуш, чечен» сүзе килеп чыга бугай, к. хак. миргең «кире, тупас; биречле» һ.б. Хак. һ.б. Себер төрки телләрендә сакланган кайбер сүзләрне омоним гар., фар. сүзләре кысрыклаганнар (мәс., бу очракта мирҗән «мәрҗән» кысрыклаган).



Предыдущая статья            Следующая статья