Тэтимол 2015

МӘСТӘН, мастан (мастан карчык), мустан «ведьма» ~ к.-калп. мәстан id., кырг. мастан, мыстан, үзб. мастон, калм. мустан, тат. диал. (Арсланов 1988: 88) мускортка id. «Гүр углы» дастанында мастан «мәстән» һәм Чанбил мастан – «Шамбала, һәрбер теләгең үтәлә бара торган тылсымлы ил». Маньч. мус, могус, мас «пәри, җен» сүзенә тоташа. Төрки халыкларда ничектер мавыз (к. Маңгыз ) сүзе нигезендә ясалган сүз булса кирәк. Казакларда мыстаң кемпир «салават; аллы-гөлле кәҗәләре, сарыклары булган карчык, ул аларны яңгырдан соң сава». МНМ II: 189; Куфтин Б.А. Календарь и первобытная астрономия киргиз-казахского народа // Этнографическое обозрение. № 3–4. М., 1916.



Предыдущая статья            Следующая статья