Тэтимол 2015

МӘСТ II, диал. мист «сафьяновые сапожки (с невысоким каблуком), которые выделывали в Казани с древних времен на вывоз» (к. Баттал: 170) ~ башк. мисте (БҺҺ II: 171) ~ кырг. маасы, маасты, мәсти, төр., көрд. mest, мэст (Будагов II: 228), к.-балк. месси «күн оек», каз. мес, меси «сарык тиресеннән эшләнгән читек», нуг. мес, к.-калп. мәси, аз. диал. (АДДЛ: 323) мәс, мәст «сәхтиян аякчу» id. Бу сүзне каз., к.-калп. мес, уйг. мәйсә, кырг. меш һ.б. (к. Мис II ) «кәҗә тиресе; кәҗә күне, кәҗә» белән чагыштыру фонетик җәһәттән шик уята. Тире, күн атамасы хайван атамасыннан чыгуы бик табигый һәм еш очрый, ләкин күн атамасының аякчу атамасына әверелүе дә мотлак түгел (һәм, гомумән, сирәк очрый). Шулай ук Мәсих (итеге) белән чагыштыру да шикле. Räsänen 1969: 336 (тулы түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья