Тэтимол 2015

МӘР-Ү, мәре-ү диал. (ТТДС I: 314; БТДҺ: 241) «вышивать; вязать на спицах узоры, обшивать по краю ткани, чтобы не измызгалось» – безнеңчә, тат., башк. телләрендә генә һәм тәүдә «челтәр үрү; җеп боҗрасын кулларда уйнатып, төрле бизәкләр ясау» мәгънәсендә булган (шундый уен бор. халыкларда киң таралган була). Мәр-ү сүзенең мәре-ү, мәрә-ү вариантлары да очрый, к. ш. ук Мәрәлә-ү.

Рус. мерёга, мерёжа «сиҗә, челтәрле тукыма» сүзе белән охшашлык очраклы булса кирәк.

Мәр-ү бик бор. сүз булырга мөмкин, к. Мәрәй, Мәргән.



Предыдущая статья            Следующая статья