Тэтимол 2015

МӘРҖӘН, диал. мирҗән, себ. (Тумашева 1992: 150) мәрцен «кораллы; бусы; бисер» ~ башк. мәрйән, мәрйен id. > чув. мерчен, мар., удм. мäрзäн, марзан id. < гар. мäрҗāн < арамей. (яһ. теленең бор. диалекты) marganiδa < грек. μαργαριτης «энҗе, мәрҗән» – шуннан рус., лат. > маргарита «чәчәкле бер үсемлек һәм кеше исеме» > гар. > тат. мәрвәрит «энҗеле чәчәк» сүзе дә килә (к. Фасмер II: 573). Кайбер тикшеренүчеләр, грек сүзе үзе сем. телләреннән алынган диләр (Kluge: 598). Мәрҗән, Маргарет, Мәрвәрит исемнәре дөньяда киң кулланыла; элек алар кол балаларына кушылган (Zenker: 835).



Предыдущая статья            Следующая статья