Тэтимол 2015

МӘРГӘН, миргән «меткий (стрелок), снайпер», (Троянский II: 213) мәрган «охотник» > чув. (Сергеев 1968: 42) меркĕн, мар. мäргäн, марган, мардан, удм. (Насибуллин: 127) мäрган, мардан «миргән; аучы» (мäрдан > мардан варианты мәрдан (к.) сүзе тәэсирендә килеп чыккан) < гом. кыпч., алт., төркм. һ.б. мерген, мергäн, мэргэн, уйг. мәргән, хак. мирген [миргән] «мәргән; аучы», як. мэргэн, бэргэн ~ бор. монг. mergen «мәргән; акыллы, акылдар» ~ эвен. миргэн «акыл», эвенк. мэргэ «мәргән; оста, акыллы» һ.б. күп сүзләр (к. ССТМЯ I: 571); бу сүзнең фигыль нигезләре дә шәйләнә, к. алт. диал. мäрғä- «оста булу» ~ эвен. мэргэ-, мöргэ- «уйлау, өйрәнү» һәм хак. мирге-, тув. мерге- «аткы, таяк ату», алт. диал. пäргү «мәргән»: бу сүзләрдән мэр//мäр тамыры булганлыгы күренә.

Мәргә- нигезе бор. төркиләшкән тунгус кавеме меркит (монг. *мэрки-т «мәргәннәр») һәм рус. елъязмаларында искә алынган берендей < бор. төрки *бэрэнтэй < *бэргэнтэй (монг. «акыллылар, осталар») этнонимнарында да чагыла дип уйлыйлар. К. Мәрә I, Мәрәлә-ү, Мәре-ү, Мизгел. Будагов II: 224; Räsänen 1969: 335. Рус. мергень «мәргән» тур. Фасмер II: 600; рус. диал. морген «тәҗрибәле аучы» тур. Аникин: 385, 391 (шунда ук әдәбият); ЭСТЯ VII: 57–58.

Дерив.: мәргәнлек; диал. мәргәнче «оста аучы»!



Предыдущая статья            Следующая статья