Тэтимол 2015

МӘРӘКӘ «потеха, забава; шуточное представление» > чув. мереке, мерекке, мар., удм. мäрäкä, марака id. ~ каз. мереке «туй җыены», аз. (АДДЛ: 322) мәрәкә «җыен, җыелыш», уйг. мәрикә «сугыш, көрәш мәйданы; җеназа мәрасиме; кампания», кырг. маареке «бәйрәм җыены; ярышлар, финиш» < фар. мä‘рäке «җыен; арена; кәмитчеләр һ.б. тамаша күрсәткән мәйдан» < гар. мä‘ракä (> иске тат. мәгърәкә ) «тамаша һ.б.ш. мәйданы».

Бу сүз тат., башк. телләрендә киң таралган (к. ш. ук мәрәкәче «комедиант, шамакай»), ләкин әд. телдә сирәгрәк кулланыла. Федотов II: 354 (мәрәкә һәм маракы сүзләрен бутый, хәлбуки бу сүзләр аерым – үзгә тамырлардан киләләр).



Предыдущая статья            Следующая статья