Тэтимол 2015

МӘРӘ I(Будагов II: 221), мәрәй (Радлов II: 2092; «Тел ярышы» 1910: 47–48; ТТДС I: 314; БҺҺ II: 180 һ.б.) «цель, мишень для тренировочной стрельбы; круг или ямка на земле, куда стараются попасть в играх по метанию (мяча, палочек и т.п.)» > чув. мере «мәрә таягы; аткы», мерей «аткы» < гом. кыпч., к. каз. мере, мерей, мәрәй. кырг. мерей, мәрәй «максат; бәхет, мач», каз. (ҚТДС: 237), к.-калп., үзб. (ЎХШЛ: 179) мәр «мәрәй, финиш; максат, шарт», аз. (АДДЛ: 322) мәрә «чокыр мәрәй», мәрә-мәрә «мәрәйле уен», каз. диал. мерай «дан, мәргәнлек даны» һ.б., икенче үсеш линиясе – кырг., алт. мöрöй, уйг. мöр, мöрәй «мәрәй; приз; максат, сәмәрә, отыш», хак. морий, мöрий «ярыш»; фонетик үсеш линияләре *мүәрәй < *муарай яңгырашына тоташа, к. тув. мöрей «ярыш, мәрәй», мööрей «пари, ядәч, бәхәс». К. Мәрәлә-ү, Мәре-ү, Мәргән. Вельяминов-Зернов 1863: 214–215; Räsänen 1969: 334–335.

Мәгъ. үсеше җәһәтеннән бу сүздә «мишень > җирдәге уен түгәрәге > финиш > максат» һәм «мишень > атуда ярышу > гомумән ярышу > отыш > дан» һәм «бәхәс» линияләрен аерырга мөмкин. Болар бор. төрки җәмгыятьләр өчен актуаль һәм хас булган шөгыльләр вә хәлләр.



Предыдущая статья            Следующая статья