Тэтимол 2015

МӘМЛҮК: мәмлүкләр «мамлюки» гарәп илләрендә (Мисыр, Сурия һ.б.) XIII–XVI гг. дәүләт башында торган төрки телле хәрби оешмалар (аларның соңгылары «чиркәс» дип аталсалар да, төрки-кыпчак телле булганнар, к. Velidi: 179–180). Мәмлүкләр составында бик күп кыпчаклар – бор. татарлар да булган.

Асылда мәмлүк < гар. мäмлүˉк «чура кол, чураш, сатып алынган > яллы гаскәри» дигән сүз, млк «ия булу» тамырыннан, к. югарыдагыны. Рус. мамелюк Европа телләре аша шул ук гар. теленнән. Мәмлүкләрнең иң атаклы солтаннары Бибарыс һәм Каетбай – саф төркиләр. Алар монголларга да, хәчтерүшләргә дә бирешмәгәннәр.



Предыдущая статья            Следующая статья