Тэтимол 2015

МӘМЕР I«блаженное состояние; эйфория» ~ башк. мамыр id. ~ чув. мимĕр, нимĕр, мар. немыр, удм. (Насибуллин: 130) нэмър «мәмәч; татлы бутка». «Рәхәтлек хәле ~ татлы бутка» мәгъ. күчеше бу сүзнең дериватларында күренә, к. мар. мäмĕрлĕк ~ нäмĕрлĕк «мәмерлек, нирвана», тат., кырг. мәмерә-ү > мәмрә-ү, башк. (БТДҺ: 228) мамыра-у «рәхәтлеккә бирелү», тат. (ТТДС I: 313) мәмертәп пешү «изелеп пешү» ~ к.-балк., кырг. мамур, мамыр «мәмер, рәхәт», нуг., каз. мамыр «симергән, симереп авырайган». Башк. (БТДҺ: 228) мамырçын, мамыршин «йомшак, мамык кебек» сүзенә караганда, мәмер < мамыр нигезе монг. телләреннән шикелле, ләкин к. Мәмер II.



Предыдущая статья            Следующая статья