Тэтимол 2015

МӘК «мак» < рус.; шуның белән бергә тат. диал. макы (ТТДС I: 298), мар. макэ, макы (Саваткова: 88), удм. диал. мäкĕ (Насибуллин 1978: 127), чув. макăнь, мăкăнь «мәк» бу сүзнең рус теленнән чит-үзгә чыганактан да килүен күрсәтә. Төп чыганак – грек. михун (μηχων) id. – Кара диңгез буенда урнашкан бор. бер кала исеменнән. Ихтимал, бор. болгарлар бу сүзне Азов буйларында яшәгәндә җирле халктан яки греклардан үзләштергәннәрдер.

Мәкнең төрләре, үзлекләре, төрле заманнарда, төрле халыкларда ничек бәяләнүләре һәм кулланулары тур. зур мәкалә-пассаж Ф.Д. Закировның «Агулы үсемлекләр» (2010) китабында бирелә. Мәкнең йөздән артык биологик төре һәм төрчәсе бар. Шулардан берсе – Papaver somnifecum – гына наркотик матдәләр, әфьюн алу өчен файдаланыла.



Предыдущая статья            Следующая статья