Тэтимол 2015

МӘЙДАН «площадь, майдан; арена; сабантуй» < фар. мäйдāн id. < авест. maiδyäna «урталык» һинд-евр. *medh-yo «урта» тамырыннан (хәер, майдан сүзенең килеп чыгышы тур. иранистлар арасында да уртак фикер юк: кайберәүләр мäйдан ул «җыелышып мәй эчә торган урын» диләр). Мәйдан, майдан сүзе барлык төрки-монг., слав., фин-угор, семит, Кавказ, Һиндстан һ.б. телләрендә исәпсез күп мәгъ. очрый, к. Качалкин А.Н. Слово майдан в истории русского языка // Этимологические исследования по русскому языку. Вып. VII. М., 1972: 86–92; Мурзаев 1984: 358–359; Аникин: 367.



Предыдущая статья            Следующая статья