Тэтимол 2015

МӘГӘЛДӘК, (Гиганов, ДС I: 138; ТТДС I: 302, 312, 316; Тумашева 1961: 156, 167, 169; Арсланов Л., канд. дис. авторефераты; Akb: 105) мегәлдәк, мукятяк, мөгәлдәк, мүгәлдәк, мүгәлтәк, мүгәтәк > нүгәтәк, себ. мүгүрдәк, мүгүртәк, миш. мәгәдәк, мәдәк «крытый свадебный экипаж, свадебная карета (в которой сидит невеста); двухколёсная телега, колесница» ~ үзб. (Будагов II: 265) мүңäдäк «мәгәлдәк», мәгәдәк «экипаж түбәсе» (Радлов – IV: 2129 – шулай аңлата, дөресе «түбәле экипаж» булса кирәк), к. ш. ук манси. (< тат.) мүкер, макер «мәгәлдәкнең ачылмалы-ябылмалы капкачы» (Räsänen 1969: 346). Бу югары рухи вә матди мәдәният билгеләрен белдергән үзенчәлекле сүз тат. телендә генә киң таралган һәм, безнеңчә, Алтын Урда монг. телендәге möger terge «ике тәгәрмәчле экипаж» (möger «тәгәрмәч», tergen «арба») сүзеннән яисә mögertei täx «тәгәрмәчле тәхет» сүзеннән дә була ала. Гомумән, туй мәрасимендә кәләш «хан кызы», егет – «ханзадә яисә бизадә». Туй экипажын онова, он орва «хан арбасы» дип атау мари һәм мордваларда сакланган. Татарчада килен төшерү тәгъбире киленне мәгәлдәктән төшерүдән (бу эш үзе бик тәфсилле мәрасим булган). К. Ахметьянов 1981: 88.

Казакларда мүгәдәк дип ярлы кешеләрне атаганнар, чөнки ярлылар ике тәгәрмәчле арбада күченеп-яшәп йөрергә мәҗбүр булганнар. Сүзнең шәрәфле мәгънәсе анда онытыла төшкән. Чөнки казаклар кәләшне мәгәлдәктә түгел, атка мендереп, ат (дөя) өстендә күчергәннәр.



Предыдущая статья            Следующая статья