Тэтимол 2015

МАЯК[маºйақ] «маяк: ветка (на дороге)» ~ мар., удм. маяк, чув. майак, майок, маньак (к. Сергеев 1971: 85) id. ~ гом. кыпч. майақ «су юлы маягы»; еш кына рус теленнән дип хисаплана, рус телендә исә маять «кул изәү» сүзе нигезеннән дип раслана (Фасмер II: 586; Аникин: 382), ләкин бор. төрки (ДТС: 335), уйг. majaq «юлда (кәрваннан) калган тизәк», majaqa- «чик билгеләре кую, билгеләр калдыру», ш. ук башк. (БҺҺ II: 166) майақ «тау түбәсе» һ.б. фактлар маяк сүзен русчадан диюгә карата шик уята. Иске рус телчеләре (мәс., М.С. Тучков, к. аныкы: Военный словарь, I. М., 1818: 243) маякъ сүзенең татарчадан икәнлегенә шикләнмәгәннәр.

Дерив.: маяклы, маяксыз; маякла-у (юлны); (су юлында) маякчы һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья