Тэтимол 2015

МАТУР «красивый; видный; славный (о делах)», диал., башк. «упитанный; благовонный, сладкий», «мóлодец», «злой» (ТТДС I: 301; БТДҺ: 229) > чув. матур, маттур, мар., удм. мотóр id. көнч. төрки телләрдән соңрак (XIII г. алып) кергән, чөнки бу сүз, тат.-башк. даирәсеннән тыш, көнб. төрки телләрдә юк һәм аның фонетик йөзе дә (а – у сингармоник чылбыры) татарча түгел, аның иң якын параллеле хак. матур, матыр «баһадир; түрә; солдат» >> хант. матур «батыр, баһадир», к. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 147) мақатыр, алт. баатыр ~ маатыр, мэттыр, тув. маатыр, маадыр id.; як. могутур, мугутур «мөһим, кямил», муңутур «һәйбәт» ← мугута- «өстен булу, (әйбәтлектә) чиккә җитү» ← муң «чик, мәрәй; шедевр» тамырыннан (Пекарский II: 1578; 1624, 1631–1632), чаг. хак. диал. мағат- «яхшы башкару». Гомумән, матур сүзе бор. төрки, монг. һ.б. baγatur «баһадир, батыр» сүзенә тоташа шикелле. Ләкин, ихтимал, бор. этимон сүз м- авазына башлангандыр, ягъни *магатур борынгырактыр. К. Батыр, Баһадир.

Шуның белән бергә, матур сүзенең бик бор. һинд-ир. алынма булу ихтималлыгы да юк түгел, к. санск. madhura «баллы, сөекле, татлы» (к. матур cүзенең «татлы, хуш исле» мәгънәсен – ул каян килә? Баһадир сүзенә «хуш исле» ярашмый ич!). ЭСТЯ VII: 43–44.

Матур, матура «бизәкле кием» мәгъ. рус сөйләшләрендә дә таралган, к. СРНГ 18: 37–38. Чибәр кызны (шаяртыпмы) матура дип әйткәнне ишеткәнем бар.

Дерив.: матурлык; матурай-у, матурлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья