МАТРАС «матрас, матрац» < рус. < ним. Matratze id. сүзеннән, ә бу сүз ахыр чиктә гар. мäт̣рах «гаскәриләрнең поход ятагы» ← т̣рх «ташлау, ыргыту» икән, к. Kluge: 604. Гар. т̣рх тамырына иске тат. математик терминнар тарых, тарх «алу», мәтарых «тамыр алу, тамыр чыгару», мәтрах «кыскарту» (гар. төбендә «матрасны төрү, төргәкләү») сүзләре тоташа. |