Тэтимол 2015

МАТА-У (ТРС 1931; ДС I: 130; ДС II: 137; БТДҺ: 229) «мотать, замотать; путать; стреножить; держать скот в загоне; парализовать» > чув. (Ашмарин VIII: 227–280) мота-, мута- «тышаулау, кешәнләү (атны)», к. ш. ук башк. (БТДҺ: 242) мәтә- «атның дүрт аягын да тышаулау» < гом. кыпч. (нуг., каз., к.-калп., кырг. һ.б.) мата- «хайванны (терлекне) бәйләп салу; бөгү, бөгәрләү; сыер өчен көрәшү (үгезләр тур.)» бор. *мāт (алт. маат, эвенк., эвен. маут, мавут, мавунт, мату) «аркан, корык, лассо (бер очы герле аркан – шуны хайванның аягына ыргытып, хайванны екканнар)» сүзеннән ясалган. Хак. мата-, алт. диал. матта- «җентекләп эшләү» сүзе «бәйләп салып эшләү» кебек мәгънәдән булса кирәк, к. ш. ук тат. диал. мата-у «ярдәм итү» һәм «сырып алу, маталау» (Тумашева 1992: 149), бур. мата- «бөгү, бөгәрләү» һ.б. Гомумән, бу сүзнең мәгъ. шактый тармакланган, ләкин төп мәгънәсе мат < *маwунт «ярдәмендә (хайванны һ.б.) егу» булырга тиеш, чөнки шундый шөгыль төрки халыклар өчен меңьеллыклар буена актуаль булган.

Мата-у һәм аның дериватлары тат. әд. теленә гаммә телендә булганча адекват дәрәҗәдә кермәгән – моның сәбәбе шул: әд. телебез Урта Азиядә һәм Алтын Урда чорында чыгт. (дөресрәге Ясәви) теле тәэсирендә формалашкан.

Бор. *маwунт сүзенең тамыры, багланышлары ачык түгел. Турыдан-туры фар., гар. мат, маwт «параличланган, үлгән, үлек» (к. Мат ) белән чагыштыру (мата- фигылен шуннан чыгару) тарихи-этнографик җәһәттән бик шикле. Ләкин ихтимал ки, мәзкүр сүзләр бор. ностратик (дөресрәге – мәдәни лингвистик) катламнан киләдер. К. Матавык, Матавыч, Маталан-у, Матала-у, Матал-у, Мәтәл-ү . Тат. диал. мутат-у «сугыштыру» (ДС I: 135) < матат-у (чув. теленнән кире алынган булса кирәк). Матау сүзен «кулга алу (арест)» мәгъ. дә кулланылган. Каз. матау «бер-берсенә бәйләнгән ике ат яисә атлар төркеме – калым составына керә» (к. Будагов II: 197). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья