Тэтимол 2015

МАРМЫШ (к. Tabiƣәt һәm biologiә terminnarь: 16) «бокоплав (рачок)» ~ башк. диал. мормош «кармакка җим итеп кулланыла торган бөҗәк, коңгыз һ.б.ш.», ихтимал, фар. теленнәндер, к. көрд. marmıj [мармыж] «сөлек, суалчан» < мари мыж «имгеч елан» (мар «елан», мыж «имгеч»). Рус. мормыш тур. к. Меркулова В.А. Мелкие заметки по истории и этимологии слов: мормышка // Этимология 1971. М., 1973: 183–185 (бу сүз тат. теленнән дип бара), Аникин: 392 (праслав. mъrmуšь сүзеннән ди, ул тәкъдирдә тат. сүзе русчадан алынма булып чыга). Чаг. Маймыч.



Предыдущая статья            Следующая статья