Тэтимол 2015

МАРҖАБАШ < марҗа башы (ТТДС I: 300; БТДҺ: 229) «способ укладки снопов для сушки; седьмой сноп на шести снопах стеблем вверх» – букв. «голова русской женщины» ~ чув. майра пуçĕ id., мар. кч., удм. марза «марҗабаш, ослан», ләкин мар. марьявуй «марҗа + баш» – «наратбаш (үлән), кыргый торма». Гомумән, марҗа ~ майра ~ марья сүзе белән күп кенә кушма сүзләр, фразеологизмнар да ясала, к. башк. мәрйә башы «кылган», чув. майра кепçи – «марҗа көпшәсе» – көпшә төре, тат. марҗакүз, марҗа башмагы, марҗа инәсе – төрле үсемлек атамалары (к. ТТДС I: 600), марҗа көянтәсе «энә карагы (бөҗәк)» һ.б. К. Ашмарин VIII: 165–168; Саваткова: 90; Аникин: 377.



Предыдущая статья            Следующая статья