Тэтимол 2015

МАРАЛ «марал» (Cervus elaphus) – «асыл болан» – каз., уйг., кырг., ком., төркм. һ.б. марал, кар. маран, төр. meral «марал; (кырг., төр.) ана марал», шор. парал id. ~ яз. монг. maral id. мара-у фигыле белән баглы аңлатыла (Аникин: 377) һәм монг. телләрендә ясалган дип уйланыла ( кушымчасы). К. ш. ук Räsänen 1969: 327. Ләкин к. чыгт., фар., гар. (Будагов II: 221) мäрал «ана марал (рус. лань)» ди, ягъни бу сүз гар. булып чыга.

Элек мараллар безнең тарафларда да күп булган, тик кырып бетерелгән бугай. К. каз. марал «болансыман хайваннарның инәсе», маралдай «сылу һәм көчле (кыз)», кер марал «ата марал» (к. Кыр ), маралды «мараллы җир», маралшы «марал асраучы, маралчы» (димәк, мараллар терлек итеп тә асралганнар) һ.б. (үсемлек атамаларында да марал сүзе еш очрый).



Предыдущая статья            Следующая статья