Тэтимол 2015

МАРА’ диал. (к. ш. ук БТДҺ: 229) «дикая конопля» (к. Тарма ) ~ диал. (ТТДС I: 307) мŏра id. < *мура ~ чаг. рус. мура. Чаг. рус. мара ~ пол. mara «исереклек, саташу; иләс, өрәк» (киндерашның кайбер төрләре саташтыргыч); *мара-у «саташтыру, миңгерәтү» фигыле дә булган, к. башк. марама «миңгерәткеч; миңгерәткеч үсемлек (шомырт чәчәге һ.б.)», к. БТДҺ: 229. Сүзнең чыгышы ачык түгел (безнеңчә, рус теленнән дип раслап булмый). Чаг. нуг. мараула- «миңгерәп, бәлтерәп йөрү».



Предыдущая статья            Следующая статья