Тэтимол 2015

МАҢЫЛ, маңгыл («Кәлилә вә Димнә» тәрҗемәсендә һ.б.), маныл (Оренбург) «дикая степная кошка (более массивная, чем домашняя, не приручается), манул» ~ уйг., алт., тув. маңы, маңгы, бор. төрки (ДТС: 336) manu «кыргый мәче». Тат. һәм рус манул варианты монг. телләреннән булса кирәк, к. уйг малун, мулун, маwыл, кырг. мады, мадыл, бор. төрки malun «кыргый мәче», яз. монг. manuul «маныл; сакчы, каравылчы» (> як. манабыл «сакчы, каравыл») ← тув., як., монг. мана-, маңа-, маңна- «каравыллап тору; әкрен генә бер урында йөренү», кырг. маңы- «йөренү, әкрен генә алга атлау, елышу», уйг. маңгы-, маңгула- «яшеренеп елышу». К. Маң II. Чаг. Маңлаш-у. Räsänen 1969: 326; Аникин: 376.

Мангыл, маңыл сүзе Азиядә киң таралган (Һиндстан телләрендә дә бар). Элек маңыл тиресе сәүдә әйбере булган (к. Мәлем I ). Маңыллар сирәк очрый. Хәз. Татарстан җирендә һичкайчан булмаган бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья