Тэтимол 2015

МАҢРА-У, мәңрә-ү (ЗДС: 468, 473) «блеять; кряхтеть», «мычать» ~ гом. төрки маңра-, маңыра-, мағра- һ.б. id. ЭСТЯ (VII: 39–40) авторлары боларны тат. мōңрō-у, муңра-у (ЗДС: 481) һ.б. белән бер зур мәкаләдә бергә бәян итәләр. Шунда ук чув. макăр- «ялау» да бергә күрсәтелә. Безнеңчә, монда кимендә өч нигез аерып күрсәтергә кирәк. Бу тәкълиди сүзләрнең м- авазына башлануы генетик кардәшлекне күрсәтми, чөнки дөньядагы барча телләрдә дә, мәс., сыерлар һәм кәҗәләр м- авазына охшаш авазга башланган кычкырыклар чыгаралар. -ра ~ -ыр, -рә ~ -ер элементы исә күптөрле тәкълиди сүзләргә хас.

Маңра-у «мәэлдәү» һәм «ыңгырашу» бор. төрки (ДТС: 337) maŋra-, maŋγïra- id. сүзеннән үк килә. Бу сүз мөгрәүдән бераз үзгәрәк, мы-аң дигән авазны белдерә булса кирәк (хайваннар азапланганда, курыкканда шундый тавышлар чыгаралар).



Предыдущая статья            Следующая статья