Тэтимол 2015

МАҢГЫШЛАК – название урочища в Башкортостане и известного полуострова в северо-восточной части Каспийского моря. Бу сүз нугай ядкәрләреннән дә билгеле (русчадан түгел). Аны Будагов (I: 259) буенча мең қышлақ сүзеннән аңлатып киләләр. Ләкин Мухамедова (1973: 133), М. Кашгарига сылтанып, бу топонимны маң ғышлақ «(карт) кучкар кышлагы» дип аңлата. Төрекләрнең бабалары – сәлҗуклар берара Маңгышлакта яшәгәннәр һәм алар, анда кышын җилләр-давыллар еш булгач, ул ярымутрауны маңгуш аглагы «шайтан (к. Маңгыз ) аулагы (өлкәсе)» дип атаганнар, имеш (бу хакта төрек һәм нимес авторлары яза). Мангышлак сүзе VI г. ук билгеле һәм бу сүзнең төрки булмавы да ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья