Тэтимол 2015

МАҢГЫЗ, маwыз («Заятүләк» дастанында) «нечистая сила; ведьма», сюда же, по мнению Урманчеева (1984: 133–138), маңгуш «сын Кидян-хана, противник Ак-Кубяка» в эпосе «Аккүбәк», миш. (шрл.) магыз – ругательное слово (по сообщению И. Башировой) – төрки-монг. телләрендә бик билгеле, бер кире, бер уңай эпик персонаж атамасы, к. уйг. диал. (салар) (Тенишев 1964: 18–21, 64–66 һ.б.) муңгыскардҗах, уйг. (Малов 1967: 99, 107–108 һ.б.), тув. маңгыс, як. (Эргис: 221–223) моңус, могус, Ала-могус «явыз рух», «убырлы карчык», башк. маңгыз, мауаҙ id., монг. маңгас, яз. монг. mangγus «адәмашар», бур. маңгад, маңгадхай, маңгас > рус. диал. (Аникин: 374) мангад, мадгадхай «эпик явыз рух» һ.б. Калмыклар һәм бурятлар мангад «шайтан» дип русларны һәм татарларны да атаганнар (Аникин, id.). Чаг. эвенк (ССТМЯ I: 531) маңи – әкияти баһадир, «җир иясе; йолдызлык атамасы». МНМ II: 99–100. К. Мангыт, Мус.

Маңгыз сүзе белән, ихтимал, киң таралган Маңгушев фамилия исеме баглыдыр, чөнки төркм. мангуш – явыз рух атамасы. Маңгуш дигән кабилә-ыру атамалары да очрый (бу бер дә гаҗәп түгел – башкортларда майган ыруы бар ич). «Манас», «Идегәй» дастаннарында мангуш – актив герой, хәбәрче, аралаштыручы, илче һ.б. Бәлки бу кешенең хас исеме түгел, иҗтимагый терминдыр. Каз. маңгаз «бик көчле һәм олпат кеше».

МНМ (II: 99–100) китабында мангут, мангат, мангат сүзе дә маңгыз сүзенең бик күп вариантларының берсе итеп күрсәтелә һәм сүзнең тамыры ачыкланмаганлыгы әйтелә. К. Мангыт.



Предыдущая статья            Следующая статья