Тэтимол 2015

МАҢГАЙ, маңлай, мангай (Троянский II: 227) «лоб» ~ гом. кыпч., үзб., уйг. маңлай, башк. диал. маңдай, нуг., каз., к.-калп. мандай id., як. маңнай, магнай «башлангыч, башлык» ~ бур. магнай, маңлай «йөз, бит», бор. монг. maŋlai «маңлай; авангард (гаскәрдә)» (к. Поппе 1938: 405), сол. (тунг.) манил, маңил «маңлай» (ССТМЯ I: 530). К. ш. ук тат. диал. маңгайча «ат маңгаена куелган бизәк; тәңкәле түбәтәй; арба башы; бәби туена бүләк» (к. ДС III: 111; ТТДС I: 302; БТДҺ: 228–229) << кыт. маңлуң «ләү рәсеме төшерелгән ефәк» сүзеннән. Рус. диал. магнай «мыс» тур. Аникин: 365. К. Маң I.

Бор. төрки-монг. халыкларында ат башын, экипажның кузласын ләү-аждаһа рәсеме белән бизәү гадәте булган.



Предыдущая статья            Следующая статья