Тэтимол 2015

МАҢ I(ЗДС: 468; БҺҺ II: 168) «ширинка; ворот рубахи; манжет» ~ тув., хак. маңнығ, алт. маңдығ id. < уйг. маңлығ «маңлык, чигүле ефәк» < кыт. маңлуң «дүрт тәпиле ләү (аждаһа)» сүзеннән – Себер төркиләрендә, монг. һәм тунг.-маньч. халыкларында традицион бизәк шундый. Төркиләр (уйг. һ.б.) маңлуң сүзен маңлык дип аңлаганнар. К. бур. магнал, монг. магнаг < яз. монг. mangnuγ «ләү сурәте чигелгән ефәк» (ССТМЯ I: 528).



Предыдущая статья            Следующая статья