Тэтимол 2015

МАНТАР, мынтыр (Троянский II: 189) «гриб; вид гриба» ~ гаг., төр., к.-балк., кр.-тат. мантар id. < фар. баңдар, бäңддар «наркотик, бәңле» (к. кырг. маң, чыгт. бәң, баң «наркотик үсемлек», к. Паңгы ). К. иске уйг. Ол мантар суви ким бу кузэдин ичип турур, мэниң илимтин аңа үлүк тэгэр, тэп тэди «кем дә кем бу купыдан ул мантар суын эчсә, аңа минем гыйлемемнән өлеш тияр, дип әйтте» (к. Насилов: 88). Монда мантар суы – гөмбәдән сыгып алынган наркотик, сóма да, шулай ук эченә саф торсын өчен гөмбә салынган су да булырга мөмкин. Мантар элек-электән дезинфекция өчен кулланылган. Чаг. ш. ук к.-балк. мантар «киндераш, алабута». К. Мындыр. Будагов II: 256 (бу сүзне грек теленнән ди). ЭСТЯ VII: 29–30 (күп материал бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья