Тэтимол 2015

МАНКОРТ, маңкорт «недалекий и малодушный представитель нерусского населения СССР, России, всегда готовый отречься от родного народа, предать его национальные интересы ради (часто иллюзорных) благ; манкурт» – бу сүз, кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов әсәрләрендә кулланылып, шуннан таралган диләр. Шул автор раславынча, бор. жужань (жуань-жуань) халкында шундый әшәке гадәт булган имеш: әсирләрнең башына чи тиредән тирән капчык кидергәннәр, чи тире кибеп, бөршәеп, әсирнең башын әкренләп кыскан һәм аңын җуйдырган икән. Шуннан соң әсир зомбига – хуҗасы нәрсә кушса, шуны эшли торган хайвансыман җан иясенә әверелгән, ди. Һәм шулар маңкурт дип аталган, имеш. Жужань дәүләтен тикшергән Л. Гумилёв (к. аныкы: Тысячелетие вокруг Каспия: 162) мондый хәл бик мөмкин дип карый.

Икенче яктан, Җ. Киекбаев (1966: 113) башк. манқорот «эшкә инмәгән (кеше)» сүзен русча банкрот сүзеннән дип бара.

Әгәр манкорт < манкŏрŏт < маңкурут булса, бу сүз монг. -ут күп. кушымчасын алган *маңқур ~ монг. маңгус < маңгуз > башк. мауыҙ, маңгыҙ «(фольклор әсәрләрендә) явыз рух; әшәке, юньсез кеше» сүзе белән бердәй булырга мөмкин (Мангус һәм бу сүзнең күптөрле вариантлары тур. к. МНМ II: 99–100).

Дерив.: манкортлык; манкортларча.



Предыдущая статья            Следующая статья