Тэтимол 2015

МАНГЫТ, манкыт – название одного из племён ногайцев (также узбеков, казахов и др.); ругательное слово у некоторых татар. Кабилә-ыру атамасы буларак бу сүз Алтайдан башлап Кырымга кадәр күп төркиләрдә еш очрый; мангут, маңгуд дигән кабилә-ырулар монголларда, тунгус-маньчжурларда да билгеле (Султанов: 169); калмык телендә шара (ак) мангт «татар», хара (кара) мангт «казак һәм нугай». Нугайлар үзләрен XVI г. ук мангит дип атаганнар (Продолжение древней российской вивлиофики, ч. VIII, СПб, 1793: 195). Үзбәкләрдә мангыт кабиләсе XVIII г. башлап Бохара ханлыгында өстенлек иткән. 1923 елгы саналуда йөз мең маңгыт исәпләнгән (шуннан соң аерым мангыт халкы инде юк). Себ. татарларында да маңгыт кабиләсе булган; кырг. маңгыт – зур гәүдәле ау эте токымы.

Мангын < мангу-д монг. «мангылар» дигән сүз, башкортларда маңгы ыруы бар, эвенкларда маңū «әзмәвер, дию, инсанашар һ.б.» (ССТМЯ I: 531). Рус. диал. мангут «янут (җәнлек)» – нигә шулай аталгандыр, билгесез (к. Фасмер II: 567). К. ш. ук МНМ II: 99–100. Гомумән, мангытлар тур. әдәбият ишле. К. Маңгыз.



Предыдущая статья            Следующая статья